ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Барлык мәктәпләрдә дә парламент дәресләре үткәрелде. Ул быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары темасына багышланды.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Районыбыз мәчетләрендә Корбан гаете оешкан төстә узды. Шәһәребезнең үзәк мәчетенә иртәнге намазга бик күп кеше җыелган иде. Имам-хатыйп Наил хәзрәт Вахитов иң элек халыкны мөселман дөньясы өчен иң олы булган бу бәйрәм белән тәбрикләп узды. Наил хәзрәтнең вәгазе Коръәндә иңгән “Габәсә” сүрәсе хакында иде.
Хоккей сөючеләр зур түземсезлек белән көтеп алган рәсми хоккей сезонына старт бирелде. Узган шимбәдә шәһәребезнең “Олимп-1999” командасы үз бозларында Татарстан беренчелеге кысаларында Байлар Сабасының “Тимерхан” уенчыларын кабул итте.


29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталына чираттагы дәүләт сертификаты тапшыру булды. Бу чарада Мамадыш муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Пенсия фонды җитәкчәсе Шәмил Хасанов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Фәния Әхмәтшина катнаштылар. Бүген 10 гаилә ана капиталына сертификат алдылар.

26
октябрь, 2012 ел
җомга

Ишки мәчетенең нигез ташын әле моннан өч ай элек кенә салганнар иде. Корбан гаетенә ачтылар да.  Халык: “Киңәшле эш таркалмас!”–дип юкка гына әйтми шул.

Район иҗтимагый Советының чираттагы утырышында төбәгебездә сәламәтлекне, тирә-як мохитне саклауга, экологиягә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
  Мөхтәрәм имам-хатыйблар, дин әһелләре, газиз мөселманнар!

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Киров шәһәрендә гер спорты буенча Россия Ачык турниры булды. Безнең районнан спорт мастерлары Нургали Гөбәйдуллин һәм Камил Хыйсматов катнаштылар.


22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Кичә, 21 октябрьдә, Мамадыш шәһәренең “Олимп” боз сараенда 2002 елда туган  яшьүсмерләр арасында хоккей буенча дусларча очрашу уеннары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International