Имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев котлавы

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Мамадыш районы мөхтәсибәте һәм аңа табигъ булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән  Корбан Гаете  белән тәбрик итәбез! Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны (йолуны) ярлыкауны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче әлеге изге көндә районыбыз мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек, Ислам диненең якыннарыңа булган мәхәббәт, гаделлек һәм әби-бабаларыбыз тоткан ислам диненә тугрылык кебек камил сыйфатларының тормышчанлыгын ассызыклап һәм шуның белән туган җиребездә Ислам динен тынычлык һәм игелек дине буларак раслап, борынгы Ибрахим.г.с.м .нән калган йоланы - корбан чалу йоласын үтиләр. Быел да районыбыздан кардәшләребез һәзер Кәгъбәтулла Шәриф янында шушы фарызны үтиләр. Безгә дә һәммәбезгә Аллаһ Тәгалә Үзенең һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд кунагы булып Хаҗга барырга насыйб итсә иде. Хөрмәтле, яшьләребезнең ата-аналары! Сөекле дин-кардәшләребез! Барчагызны да Гайд-әл-Адха белән кайнар котлап, районыбызмөселманнары  миллионлаган кардәшләребез белән Хаҗда, Кәгъбәтулла шәриф янында,  Безләргә саулык-сәламәтлекләр теләп изге догада кылган хаҗларын вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International