Мамадыш район Башлыгы А.П. Ивановның Көрбан-бәйрәм белән котлавы

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе

Кадерле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Барыгызны да чын йөрәктән Корбан гаете белән котлыйм! Гает көне – шатлык, бәйрәм көн дигән мәгънәне аңлата. Ислам динендә ике гает көне бар. Берсе аның – Ураза гаете булса, икенчесе – Корбан гаете. Әлеге изге бәйрәмнәрдә күңелләребез, чыннан да, шатлык белән тула, бәйрәм рухы өстенлек итә. Мөселманнарга күп шатлыклар китергән өчен, бу көннәрне шатлык, ягъни Гает көннәре дип атыйлар. Бу көннәрне зур күреп, һәр мөселман дине вәкиле фәкыйрьләргә сәдака бирә, корбан чалып, итен мохтаҗларга өләшә. Корбан сүзе якынаю, Аллаһка якынаю дигән мәгънәгә ия. Тормышта Аллаһы Тәгалә безне зур сынаулар алдына куя. Без барыбыз да Һодай тәгалә каршында сынау узабыз. Ә Корбан – ул Аллаһы өчен үзеңә кадерле булган нәрсәне кызганмый корбан итү дигән сүз. Сарык чалу бу урында бер гамәл, ниндидер бер мәгънә генә, ә иң мөһиме кешенең нияте, эчке халәте, иманы. Күпләребез Гает көннәрендә чын күңеленнән корбан чалдыра икән, бу, әлбәттә, бик шатлыклы күренеш. Бүген, изге көнне, бөтен мөселман дөньясы бәйрәм итә. Белгәнегезчә, берничә райондашыбыз  Хаҗ гамәлен кыла. Бүген алар да безнең белән бергә, шул ук вакытта бездән бик еракта, изге Мина тавында Корбан гаетен билгеләп үтәләр. Бүген алар корбаннарын чалып, Кәгъбатулла тирәли тәваф кылып, үзләренең хаҗ гамәлләрен тәмамлыйлар. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗ гамәлләрен кабул кылсын. Якташларыбызга изге сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.

Бу хәер-догалы көннәрдә районыбыз мәчетләрендә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтә, мохтаҗларга ярдәм итә, якыннары турында кайгырта, балаларда иман һәм игелек тәрбияли. Без шәһәребез һәм авылларыбыздагы мәчетләрнең, мәдрәсәнең, аларда эшләүче дин әһелләренең үсеп килүче буынга дини тәрбия бирүе, төрле катлам вәкилләрен дин сабакларына өйрәтүләре белән урынлы горурлана алабыз. Мөселман кардәшләребезнең ислам диненең иң күркәм традицияләрен, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклап яшәүләре дә сөенечле күренеш. Бүген өлкән буын вәкиләре генә түгел, яшьләребез дә зур җаваплылык хисе белән ураза тоталар, дини бәйрәмнәрнең әһәмиятен тоеп яшиләр. Мин зур ышаныч белән киләчәктә дә районыбызда гомер кичерүче башка дин вәкилләре белән үзара дус-тату яшиячәгебез, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәчәгебез турында әйтә алам. Изге бәйрәм көннәре күңелләребездәге изгелек хисләрен тагын да көчәйтсен. Быелгы Корбан бәйрәме һәркайсыбызның күңеленә тынычлык китерсен, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет-тәүфыйк иңдерсен. Бәйрәм көннәрендә чалган корбаннарыбыз, кылган изге гамәлләребез, догаларыбыз кабул булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International