Бозда очрашу

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

Кичә, 21 октябрьдә, Мамадыш шәһәренең “Олимп” боз сараенда 2002 елда туган  яшьүсмерләр арасында хоккей буенча дусларча очрашу уеннары оештырылды. Уеннар Мамадыш шәһәре һәм Кама Аланы посёлогы командалары арасында үтте. Безнең “Олимп”командасы 20:4 исәбенә җиңү яулады. Кызлар арасындагы дусларча очрашу уеннарында да безнең “Олимп”командасы җиңеп чыкты.

    Ә 22 октябрьдә “Олимп” боз сараенда 2005 елгы малайлар арасындагы дусларча очрашу уеннарында шәһәребезнең “Олимп” командасы һәм Алабуга шәһәренең “Көмеш бүреләр”командалары катнашты. Безнең команда көндәшләренә 0:12 исәбенә оттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International