Ял итәрбез җәйге лагерьларда

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

Быелгы җәйге ялларда район территориясендәге барлык төр лагерьларда 2320 бала сәламәтлекләрен ныгытачак. Тагын мәчет һәм храм каршындагы ял итү лагерьларына 80 баланы җәлеп итү каралган.

“Кама” стационар лагеренда 450 бала дүрт сменада ял итәр дип планлаштырыла. Аларның 170е – муниципаль һәм бюджет учреждениеләре, 100е коммерция һәм коммерция булмаган оешмаларда хезмәт куючыларның балалары. Биредә бер путевканың бәясе – 12033 сум тәшкил итә. Финанслау схемасы түбәндәгечә: муниципаль учреждениеләрдә хезмәт куючы ата-аналар әлеге сумманың 15 процентын (1805 сумын) түли, калганы – республика бюджетыннан (10288 сум). Коммерция һәм коммерция булмаган оешмаларда эшләүчеләр дә 1805 сум түләргә тиешләр. Ә калган өлеше бертигез итеп республика бюджеты белән оешмалар өстенә “аударыла” (5114әр сум). “Кама”да бер смена 21 көнгә исәпләнгән. Ә менә профиль сменада ял итүчеләр өчен әлеге срок өч көнгә кимрәк. Тулы смена бәясе – 10548 (аның 8966 сумы – республика бюдҗетыннан, 7 көнлеге – 4102 сум (3487). Утыз бер белем бирү учреждениесендә мәктәп яны лагерьларында 890 бала ял итәчәк. Әлеге максатлар өчен республика бюджетыннан 1985813 сум акча бүлеп бирелә. Сменаның озынлыгы – 21 көн, бер баланы ашату – 103 сумга төшә. Ике мәртәбә тукландыру каралган. Районның 17 мәктәбендә 300 бала өченче июньнән 18 көн буе хезмәт һәм ял лагерьларында булачак. Бюджеттан ашату өчен 675 мең сум акча каралган. Чулман буендагы “Йолдызлар десанты” исемле палаталар лагеренда һәберсе берәр атна булган өч сменада 150 бала ял итәр дип көтелә. Кызлар-малайларның 75ен безнең районныкылар тәшкил итәчәк. Калганнары–чит төбәкләрдән. Финанслау тулысынча – республика бюджетыннан. “Яшь гвардия” палаталар лагере үзенең эшчәнлеген 20нче июльдән башлаячак. Анда 180 укучы һәрберсе берәр атна булган өч сменада ял итәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International