ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2013 ел
сишәмбе
“Безнең властьны һәркем... сүгә ала. Ә син менә аны мактау чарасын тап”.
(“Вечерняя Казань” газетасы, 2013нче ел, 13нче август саны)
Без барыбыз да төрле. Берәү күлдәвектә күктәге ак болытларның шәүләсен күрә, икенчеләре–пычрак су. Тормышта да шулай. Барысы да бар шикелле, нидер җитми дә сыман. “Сораучыларга бирелер”,–диләр, димәк, сынап карарга кирәк: бәлки тәмлерәк кисәк, кояш астында җылырак урын эләктерерсең. 

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
Комиссия шәһәребез предприятие-оешмалары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм шәхси йортлар янының чәчәкләр белән бизәлешен тикшереп чыкты. Һәм... былтыр бизәлеш баерак иде, дигән нәтиҗәгә килде. Бәлки моңа июнь аендагы, июль башындагы корылык та тәэсир итми калмагандыр. 

23
август, 2013 ел
җомга
Бергәләшеп эшләү урак темпын тизләтә, диләр “Тәкәнеш” агрофирмасында. Нагаш басуында эшләүче комбайннарны ерактан ук күреп алдык. Никифорово ягындагы кыр ышыклау полосасы буена ук менеп җиткәннәр иде инде алар.

21
август, 2013 ел
чәршәмбе
Чәршәмбе көнне “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Наилә Гарифова “Азык-төлек корпорациясе” җәмгыяте комбайнчыларына район премиясен тапшырдылар. 

17
август, 2013 ел
шимбә
Административ комиссия узган елгы рейдларында сыер куып йөргән иде. Быел сарыклар очрый башлады. Ишки авылының мәктәп урамында безгә иң элек ике кәҗә очрады. “Зәңгәр путалы” полиция машинасын күргәч, тукталып, исәнләшкәндәй башларын чайкап алдылар да, кешесез йортның бакчасына кереп югалдылар. 

16
август, 2013 ел
җомга
Яңа уку елы якынлаша. Һәр белем учреждениесендә аңа әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген без инде байтактан күтәрелмәгән ике мәсьәләгә игътибарыбызны юнәлтергә булдык. Аларның беренчесе – “Дәрестән соң мәктәп” программасының тормышка ашырылуы. 

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Чын талантларны тормыш зилзиләләре тез чүктерә дә, адаштыра да алмый. Алар таш астында качып йокымсыраган чишмә кебек барыбер бер вакыт тибеп чыгалар. 
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе быел 7нче тапкыр үтә.

14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Җиңү паркына инвалидлар фестиваленә килүчеләр быел да район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовның һәм җәмгыятьләре җитәкчелегенең, дусларының, танышларының бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен кабул иттеләр; концерт карадылар, кайберләре сәхнәдә үзләре язган шигырьләрен укып, җырлап та төштеләр; төрле ярышларда көчләрен һәм җитезлекләрен сынап та карадылар; бүләкләр дә күп әзерләнгән иде; юбилярлар да тәбрикләнде. Тормышлары, кәефләре белән кызыксынып, берничәсе белән әңгәмә корып та алдык.

7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Күперле, юллы һәм буалы булачаклар. “ПМК–Мелиорация” оешмасы Алан авылына әнә шундый бүләк әзерли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International