Җиңү паркына инвалидлар фестиваленә килүчеләр быел да район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовның һәм җәмгыятьләре җитәкчелегенең, дусларының, танышларының бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен кабул иттеләр; концерт карадылар, кайберләре сәхнәдә үзләре язган шигырьләрен укып, җырлап та төштеләр; төрле ярышларда көчләрен һәм җитезлекләрен сынап та карадылар; бүләкләр дә күп әзерләнгән иде; юбилярлар да тәбрикләнде. Тормышлары, кәефләре белән кызыксынып, берничәсе белән әңгәмә корып та алдык.
Аралашырга ярата
Фәриткә ундүрт яшь.

Бәйрәмгә туганнан туган сеңлесе Элина белән килгән иде. –Фәрит, урамга еш чыгасыңмы? –Еш чыгам. Давыдов урамындагы 4нче мәктәптән ерак булмаган йортларның берсендә яшибез. Башта өске катта тора идек. Әти-әнием фатирны беренче катка алыштырдылар. Үз машиналары булгач, әнинең туган авылы Иске Комазанга кунакка еш кайтабыз. Мине машинага күтәреп алып чыгып утырталар. Ә урамга, җәй көне, көн дә чыгам. Әни дә чыгарып куя. Элина да алып чыга. Быел подъездга пандус ясадылар, култыкса куйдылар. Чыгу җиңеләйде. Мин үзем колясканы тәгәрмәченнән йөртә алмыйм. Кулларымның көче җитми. Һәрвакыт кеше ярдәме кирәк. Хастаханәгә барганда да машинага күтәреп алып чыгалар. Күтәреп алып керәләр. Коляскам өйдә калып тора. Урамга чыккач, малайлар, кызлар белән танышам. Элинаның дуслары яныбызга килә. Интернетта да дусларым шактый. Алар белән язышам. –Укыйсыңмы соң? –Укытучылар өйгә килеп укыталар. Быел сигезенче сыйныфка күчтем. Компьютер белән эшләргә бик яратам.