ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Фермаларда эшләрне фәнни казанышларга нигезләнеп оештырырга вакыт җитте. 

4
октябрь, 2013 ел
җомга
Басуларда көзге кыр эшләре тәмамланып килә. Бөтен игътибарны терлекчелеккә юнәлтергә дә вакыт җитте. “Дружба” бүлекчәсенең Көек-Ерыкса фермасында быел да маллар лагерьларда вакытта төрле ремонт эшләре үткәрелгән. 

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Наташа сөйли: “Татарстанның чиркәү әһелләре белән Владимир якларына изге урыннарга сәяхәт итеп кайттык. Автобуста йокларга калдык. Төн уртасында яныбыздан үтеп баручы бер яшүсмер: “Татары приехали!” –дип шәрран ярмасынмы?! Автобусыбызга зур итеп “Татарстан” дип язылган иде шул. Мин үземне руслар арасындагы татар итеп хис итеп алдым. Чыгып, ипләп кенә сөйләшергә туры килде үзе белән. Алла сакласын, күрәчәгең булмасын!”


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Гөмбә вакыты җитте. Көзге серле урман үзенә “тыныч ауга” әйдәкли. Гурманнар ничек тыелып торсын, әлбәттә, кәрҗиннәрен күтәреп юлга кузгала. Үзем бик омтылсам да, башка эшләр килеп чыгу сәбәпле, бу ялларда урманга барып җитә алмадым. Тик кемгә генә эшем төшсә дә, гөмбә җыя булып чыкты.


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 27 сентяберендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  үзенчәлекле никах теркәү тантанасы үтте. 

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 нче елның 14 сентябрендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында яшәүче Шакирова Зәйнәп Габделмәүлә кызы үзенең 101 яшен билгеләп үтте. Бер гасырны артта калдырган Акъәбине авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хамис Гаян улы Акбаров һәм секретарь Гөлзия Габделхак кызы Закирова котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.



17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Мамадыш мәктәпләренең тәҗрибә участогы яңадан укучыларның шат авазларына күмелде – уңышны җыйнау башланды.

10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Юл төзүчеләрнең өченче талпынышлары да уңышсызлык белән төгәлләнде. 

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Элеккеге кебек ашлык кабул итү предприятиесе капка төбендә ашлык төялгән машиналар чиратын күрмәссең хәзер. 

29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Трудовик-орлык” агрофирмасы узган ел 4679 тонна ашлык җитештергән. Моның өчен 25 миллион 875 мең сумлык чыгым тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International