Мамадыш районының балалар китапханәсе икенче ел рәттән ачык һавада китапханә оештыра. Ул һәр атнаның чәршәбе һәм җомга көннәрендә 14:00 сәгатьтән алып, 15 сәгатькә кадәр эшли.
Төбәгебезнең әдәби әсәрләр белән кызыксынучылары Совет урамында урнашкан скверда берсеннән-берсе кызыклы китаплар, газета, журналлар белән таныша ала.
Әдел Әхмәтҗанов
Фото со страницы: http://tourmarshrut.ru/