Мамадышлы, Бөек Ватан сугышы ветераны Вәгыйз Шакир улы Шакировка 100 яшь

2016 елның 19 августы, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераны Вәгыйз Шакир улы Шакиров 100 яшьлек юбилеен каршы алды. Легендар райондашыбызны бәйрәме белән район башлыгы Анатолий Иванов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова тәбрикләделәр.

РФ Президенты Владимир Путин, республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов исеменнән килеп ирешкән котлау хатларын район башлыгы шәхсән тапшырды. Шулай ук чәчәк бәйләме, җылы юрган, чәй табынына татлы ризыклар белән ветеранның  күңелен күрделәр. Вәгыйз Шакиров, бүгенге көндә хөкүмәт бүләге булган фатирда кызы Сания һәм кияве Таҗиморат Шакировлар тәрбиясендә яши. Вәгыйз абый дүрт бала атасы. 14 оныгы, 17 оныкчыгы  бар.

Сүз уңаеннан, ел башыннан 90 яшьтән узган 59 райондашыбызга югары даирә вәкилләре адреслы котлау папкаларын, җылы теләкләрен ирештерергә өлгергәннәр. Август аенда янә 4 юбилярны сөендерергә ниятлибез, дип хәбәр итәләр район социаль яклау бүлегеннән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International