Район мәдәният йортында “Пар канатлар” кичәсе үтте. Бу көнне сәхнә түрендә төбәгебезнең иң үрнәк гаиләләрен, 70, 60, 50 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр. Чын мәгънәсендә матур, мәгънәле, йөрәкләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул.
“Уҗым культуралары бөтен бөртеклеләрнең 40 проценты күләмендә булырга тиеш“,–дигән бурыч куйды республика Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә.
Мамадыш картлар йортында “Терроризм һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный” дигән террорга каршы лекция укылды. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек.
Бүген бөтендөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Татарстанда 12нче сентябрь ял көне дип игълан ителгән иде. Иртән дин кардәшләребез мәчетләрдә узган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Күркәм бәйрәм Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын!
2016 елның 10 нчы сентябрендә “Яшьлек” скверы ачылу вакыйгасы Мамадыш шәһәре өчен зур тантана булды.
Республикада «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” игълан ителде. Әлеге акциягә Үзәк китапханә хезмәткәрләре бик теләп кушылдылар. Атналык кысаларында китапханәчеләр китапханәгә йөри алмаучы өлкән һәм инвалид китап укучылар янында булдылар.
Түбәнушмылылар киләсе елда узара салым акчасын арттырырга кирәк дип карар кабул иттеләр
Халык зур түземсезлек белән сквер ачылышын көтә һәм юкка түгел. Бәйрәм уңаеннан грандиоз шоу- тамашаны сез иртәгә күзәтә алачаксыз. Скверны кулланылышка тапшыру 10нчы сентябрь көненә, 15.00 сәгатькә билгеләнгән.
Быелның июлендә республика дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозуны фото- һәм видеофиксация ярдәмендә теркәү туктатылган иде.