Яшьлек“ төрле буын вәкилләрен берләштерәчәк.

2016 елның 9 сентябре, җомга

Халык зур түземсезлек белән сквер ачылышын көтә һәм юкка түгел. Бәйрәм уңаеннан грандиоз шоу- тамашаны сез иртәгә күзәтә алачаксыз. Скверны кулланылышка тапшыру 10нчы сентябрь көненә, 15.00 сәгатькә билгеләнгән.Караңгы төнгә кадәр сквер территориясендә куңел ачу чаралары, конкурслар оештырылачак. Бәйрәм программасында Башкала йолдызларына әверелгән якташларыбызның чыгышлары (Радик Шәрипҗанов, Дания Сибгатуллина, Чулпан Зиннәтуллина, Мингол Галиев), велоузыш, роликларда йөрү, футбол һәм бадминтон буенча ярышлар, балалар өчен уеннар, кул эше буенча мастер- класслар, фонтан ачылышы һәм башка күп кенә матур чаралар каралган.

Мамадышта тәүге тапкыр сегвейлар прокаты оештырылачак.

Шулай ук, легендар факир, ягъни фокусчы һәм маг, иллюзионистның экзотик сюжетлы, ялкынлы чыгышларын, файер- шоуын да иртәгә күрми калмагыз. Тамашачыга көчле адреналин порциясе гарантияләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International