Күркәм бәйрәм Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын!

2016 елның 10 сентябре, шимбә

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Күркәм бәйрәм Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!

Корбан бәйрәмендә ислам диненәхас булганшәфкатьлелек, кешеләрнеярату, әхлаклылыкке бекасылсый фатлар  киңчагыла. Мөселманнар бу көнне бер-берсенәһәмәйләнә-тирәдәгеләргәаеручахөрмәткүрсәтәләр, туганлыкхисләреняңарталар, мохтаҗларга, ятимнәргәшатлыкбүләкитәләр.

Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләребездә бәйрәм вәгазләре, намаз укыла. Ничек сөендерә безне Аллаһ йортына купләп җыелган райондашларыбыз. Шөкер соңгы елларда районыбыз халкының, бигрәк тә яшьләребезнең дингә тартылулары куандыра. Чөнки дөньядагы барлык диннәрөчен игелеклелек, шәфкатьлелек, гаделлек нигез булып тора.Дини оешмалар эшләгән җирдә һәрвакыт тәртип, тәрбия эше дә алып барыла. Бу юнәлештә актив эшне безнең мәдрәсәбез алып бара. Елдан ел җәйге лагерьга йорергә теләүче балалар саны да арта. Якшәмбе мәктәбенә йорүчеләр кубәйде. Безнең яктан алга таба да ярдәм кимемиячәк дип ышандырам. Дин әхелләре белән үзара аңлашып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Ак яулыклы апаларыбыз, зирәк, тыйнак хазрәтләребез балаларга тормыш дәресләре, әхлак тәрбия бирүдә беренче булышчыларыбыз.

Яхшы гамәлләр кылып бөтен дөньяга күп санлы милләтләрнең һәм төрле диннәрнең дус, тату яшәү урыны булып танылган сөекле Татарстаныбызның, Мамадышыбызның чәчәк атуына барыбыз да лаеклы өлешебезне кертик,  тыныч тормыштан Ходай аермасын дип догалар кылыйк.

Бүген безнең якташлар да да миллионлаган мөселманнар белән бергә Кәгъбада очраша. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабуллардан кылсын һәм туган илебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.Күңелләрегездә булган барлык изге ниятләрегезгэ,  максатларыгызга  ирешергә, чалган корбаннарыгызның бәрәкәтен күрергәнасыйп булсын.Гаиләләрегезгә тигезлек, балалар сөенече, йорт-җирегезгә иминлек, муллык телим. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International