2016 елның 10 нчы сентябрендә “Яшьлек” скверы ачылу вакыйгасы Мамадыш шәһәре өчен зур тантана булды. Кинәт кенә килеп яуган җилле яңгыр шаулы бәйрәмне күңелсезләндермәде. Үзенең чыгышында район башлыгы Анатолий Иванов “Яшьлек” скверы төзелешенә үз өлешләрен керткән төзүчеләргә рәхмәт сүзләре белдерде. Шулай ук бу төзелешкә парк һәм скверлар буенча президент ярдәмчесе Наталья Фишман чакырылган иде, Анатолий Иванов зур рәхмәтләрен белдерде.
Бәйрәм барышында сәхнәгә ике гаилә чакырылды: беренчесе Светчиковлар гаиләсе, алар 63 ел бергә гомер иткәннәр, икенчесе Мазиловлар гаиләсе, алар гаиләсендэ 13 бала тәрбияләнә, аның 9-ы тәрбиягә алынган балалар.
Чакырылган кунаклар белән бергә “Яшьлек” скверын әйләнеп узганнан соң, парклар һәм скверлар буенча президент ярдәмчесе Наталья Фишман, Коммерцияле булмаган “ТР Дәүләт торак фонды” оешмасы директоры Тәлгәт Абдуллин, район башлыгы Анатолий Иванов, районның башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Фаттахов, сквер аллеясына агачлар утырттылар.