ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Чаллы бүлегенә коммуналь түләүләрне банк бүлеге аша түләгән клиент мөрәҗәгать итте.
Мамадыш водоканал хәбәр итә: 8 апрельдә, 10.00дан 14.00 сәгатькә кадәр аралыкта, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасында төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле, Мамадышта су бирү туктатылып торачак.
Мамадыш көрәшчеләре Түбән Камадан гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яуладылар.
Яр Чаллыда узган “Россиянең киләчәге” Бөтенроссия фестивалендә Мамадыштан катнашучыларның барысы да бүләкләр белән кайттылар.
Персонификацияләнгән исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштырачак электрон яки кәгазь документ (белешмә) рәвешендә биреләчәк.
Беренче апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт алды. Аның максаты – шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, аларны кирәкле санитар-экологик халәткә китерү. Икеайлык барышында табигатьне саклау законнары таләпләре үтәлешенә катгый күзәтүгә нык игътибар биреләчәк.
Мамадышларны легаль булмаган хәмер сату турында "Халык контроле" нә хәбәр итәргә чакыралар.
1950 елдан башлап 7 апрель сәламәтлек көне итеп билгеләп үтелә.
Редакциябезгә фатир алу, торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы сораулар булды. Без алар белән муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Инзил Сәләхетдиновны таныштырдык. Аның белән торак мәсьәләләренә кагылышлы интервьюларыбызны башлап җибәрәбез. Беренче әңгәмәбез “Арендалы торак” мәсьәләсенә кагыла.