Чисталык битарафлыкны гафу итми.

2019 елның 5 апреле, җомга

"Күңеле чистаның – тирәягы да чиста", дигән гыйбарә бар. Моның шулаймы-юкмы икәнлеге, җир өсте кардан ачылып, кешеләр үзләре яши торган йорт-кура, капка төпләрендәге, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр территорияләрендәге тәртипкә ничек карауларында ачык чагыла. Елдагыча, тиешле булмаган урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм аларны юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк. Аларны фаш итүдә райондашлар актив катнашырлар, дип ышанасы килә. Авылларда өмәләр уздыру – авыл җирлекләре башлыклары җаваплылыгында. Авыл халкы үзе яшәгән йорт территориясен, урамны, зиратларны тәртипкә китерүдән дә читтә калмас. Шәһәр халкының да үзе яшәгән, эшләгән урыннарны тәртипкә китерүдә зур өлеш кертәчәгенә шик юк. Икеайлык барышында өмәләр уздырылачак. Административ комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗемәнов әйтүенчә, бу чара вакытында һәр атна саен авылларга рейдлар оештырылачак. Аларның графиклары төзелгән. Мамадыш, “Мамадыш” совхозы бистәсе, Красная Горка авылы да комиссия игътибары үзәгендә торачак. Мәгълүм булганча, рейдлар вакытында йорт тирәләрен тәртипкә китерергә кирәклеге турында кисәтү алган кайбер гражданнар моңа битараф калалар. Ә бит комиссия икенче тикшерүендә кимчелекләр бетерелмәгән булса, андыйларга административ штраф салачак. Гражданнарга ул – 2 меңнән алып 3,5 меңгәчә, җаваплы затларга – 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән алып 500 мең сумгача күләмдә. Әгәр ел дәвамында күрсәтелгән кимчелекләр бетерелмәсә, штрафлар суммасы артачак: гражданнарга – 3,5-5мең, җаваплы затларга 30-50 мең, юридик затларга 0,5-1 миллион сум. Штрафларны вакытында түләргә кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый. Әгәр административ штрафка тартылу турында карар кабул ителә икән, ул ике ай эчендә түләнергә тиеш. Бу вакыт эчендә билгеләнгән сумма түләнмәсә, тиешле документлар суд-приставы башкаручысына җибәрелә. Бу очракта административ штраф күләме ике мәртәбә (әмма бер мең сумнан ким булырга тиеш түгел) артачагын да истән чыгармыйк. Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Экояз” республика акциясе игълан итте. Аның район этабы 1нче апрельдән 13нче майга чаклы, республика этабы 14-31нче майларда узачак. Әлеге чараларда катнашучылар арасыннан иң яхшы балалар бакчалары, мәктәпләр, гаиләләләр, предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр билгеләп үтеләчәк. Җиңүчеләрне Дипломнар, саллы бүләкләр көтә. Шуңа күрә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Моннан тыш, яшь буында тирә-як мохиткә мәхәббәт тәрбияләү максатында, Татарстанның 1-11нче сыйныфларында укучылар арасында “Яшел карандаш” исеме астында экологик рәсемнәргә конкурс игълан ителгән иде. Ул 20нче мартта старт алды һәм 20нче апрельгәчә дәвам итәчәк. Эшләр “Яшел команда”, “Хайваннар дөньясында”, “Җир – безнең йортыбыз” номинацияләрендә төрле темаларга кабул ителәчәк. Әлеге бәйгегә июнь аенда йомгак ясалачак. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар арасында районыбыз укучыларын да күрергә насыйп булыр, дип ышанам. Өлкәннәр дә тирә-якның чисталыгы күңелебезнең пакьлеген раслаганын онытмасыннар иде. Янәшә-тирәбез чиста икән, анда яшәүче дә пакь күңелле булып чыга. Күңелләребез керләнмәсен дисәк, тирә-ягыбызның чисталыгына да битараф калмыйк, өмәләрендә актив катнашыйк. Яшәгән, эшләгән урыныбыз турында икеайлыкта гына түгел, ел дәвамында кайгыртып торыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International