Фатирлы булу шартлары – бик гади.

2019 елның 5 апреле, җомга

Редакциябезгә фатир алу, торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы сораулар булды. Без алар белән муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Инзил Сәләхетдиновны таныштырдык. Аның белән торак мәсьәләләренә кагылышлы интервьюларыбызны башлап җибәрәбез. Беренче әңгәмәбез “Арендалы торак” мәсьәләсенә кагыла. –Инзил Илгизәрович, соңгы елларда гына социаль ипотека белән параллель рәвештә тормышка ашырыла башлаган “Арендалы торак” программасы бездә дә бик тиз популярлашып китте кебек. –Дөрестән дә, “Арендалы торак” программасы республикада 2016нчы елда старт алган иде. Мамадыш районы аны беренчеләрдән булып тормышка ашыра башлады. 2016нчы елдан башлап, бездә әлеге программа буенча 6 йорт төзеп файдалануга тапшырылды һәм 90 гаилә торак шартларын яхшырттылар инде. Быел программа элекке еллардагы кебек эшләвен дәвам итәчәк. Быел һәркайсы 30ар фатирлы ике йорт файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аларны файдалануга тапшыруның планлаштырылган срогы – 2019нчы елның икенче кварталы. Бүгенге көндә “Арендалы торак” программасы буенча торак шартларын яхшыртуга 139 гаилә исәптә тора. –Гаиләләргә торакны арендага бирү шартлары нинди? –Арендадагы фатирлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан вакытлыча яшәп тору шартларында 5 ел срок белән биреләләр. ПРОГРАММАНЫҢ ШАРТЛАРЫ: 1.Торакның һәр квадрат метры өчен айга 70 сум аренда бәясе түләү. 2.Аренданың максималь срогы – 5 ел. Әлеге срок узгач, аренда килешүе өзелә. 3.Фатирлар конкурс шартларында уйнатылалар. 4.Яшәү һәм фатир сайлау өчен алдан ике айга түләп кую. Программаның иң мөһим шарты – “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасы сайтындагы шәхси кабинетта яшәү һәм фатир сайлау өчен ике айлык түләүне кертү. Моның өчен программада катнашучыга -бюджет тармагында эшләүчеләргә район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторына мөрәҗәгать итәргә; -башка төр тармакларда эшләүчеләргә “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Мамадыш районындагы вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге программада катнашучылар, исәпкә куелганнан соң, шәхси кабинетларының логины белән паролен алып, үзләре фатир сайлыйлар һәм конкурста катнашалар. –Конкурста катнашканда нәрсәләргә өстенлек бирелә? –Беренче чиратта, районның сәнәгать предприятиеләренә, социаль өлкәгә чакырылган, башка төбәкләрдән күчеп килгән белгечләргә. Аларга фатирлар билгеләнгән аренда бәясе – 1 квадрат метры айга 70 сум исәбеннән бирелә. Икенче чиратта, фатирларны башка гражданнар һәм гомуми шартларда ала. Аларның кайда эшләүләре мөһим түгел. Фатир сайлаганда әлеге категориядәге катнашучылар аренда түләүләре ставкасы кимендә 5 процентка күтәрәләр.

Әңгәмәдәш МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International