БАРЫСЫ ДА БҮЛӘК БЕЛӘН.

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллыда узган “Россиянең киләчәге” Бөтенроссия фестивалендә Мамадыштан катнашучыларның барысы да бүләкләр белән кайттылар. “Вокал” номинациясендә чыгыш ясаган Баһрам Бикиев – беренче, Мәдинә Рәсүлова өченче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. “Хореография” номинациясендә “Непоседы” бию төркеменең ике яшь категориясендәге биючеләре дә беренче дәрәҗә дипломнарга һәм ике кубокка ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International