ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

5% ставка белән 5 млн сумга кадәр - Татарстанда социаль эшкуарлыкка ярдәмнең яңа коралы гамәлгә куелды. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды "Социаль эшкуар" дигән яңа кредит продуктын эшләтеп җибәрде. 

Сезнең һөнәри бәйрәм – эшмәкәр хезмәтенә хөрмәт билгесе, аның җәмгыять алдындагы хезмәтләрен тану ул.

Җир белән бәйле низаглар турында мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, республика буенча Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Илнур Галеев рекомендацияләр бирә.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мамадышлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе уза: мәктәпне 70 кә якын бала тәмамлый.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга хокукый ярдәм көне үткәрә.

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы»КБО вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

- Баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау;

 -Баланың сәламәтлек саклау һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;

 -Баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да,

 -Мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;

- Социаль тәэминатка хокукны үтәү;

- Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б.  

Кабул итүгә язылу таләп ителми.

Җылы  көннәр  урнашу  һәм дача  сезоны  башлану  белән  республикада   шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  һәм  дачада  торучылар  өчен  тере тавык,  каз,  үрдәк  чебешләре  сату  активлашты. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча II республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Росреестр идарәсе җир кишәрлекләре хокукына ия булучыларны тикшерәчәкләр.

Елның җылы чорында дөньяның төрле төбәкләрендәге курорт зоналарында кешеләр күпләп җыелган шартларда көчле эчәк инфекцияләре очраклары гына түгел, ә башка инфекцияләр барлыкка килү куркынычы да арта, алар арасында энтеровирус этиологиясе авырулары да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International