Мамадышлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадыш районында Хокукый мәсьәләләр буенча гражданнарга консультация бирелде. Очрашуның төп оештыручысы-Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге. Мобиль мәгълүмат-консультация төркеме министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән формалашкан. Юридик ярдәм сорап 50 дән артык Мамадышта яшәүче мөрәҗәгать итте. Консультацияләр район мәдәният йортында һәм «Мамадыш " совхозы поселогының күп функцияле үзәгендә узды. Районда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр, җир законнары, хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозу һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән мамадышлылар белгечләрдән квалификацияле җаваплар алдылар.

                Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларын әзерләү һәм оештыру Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды тарафыннан граждан җәмгыятен үстерүгә бирелгән грант акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

                Күчмә консультацияләр кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институты (филиалы) I курс студенты Руслан Шәвәлиев Мамадыш районы мәктәпләрендә югары сыйныф укучылары белән «балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы», «коррупциягә каршы тәртип стандартын Формалаштыру» темалары буенча дәресләр уздырылды, аларда 86 укучы катнашты.

Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту чараларын әзерләү һәм оештыру Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга Татарстан Республикасы халкына хокукый белем бирүне үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә бирелгән грант акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International