Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча II республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.
Олимпиадага 2817 гариза керде. Сайлап алу ике этапта узды. Онлайн этапта, 28 марттан 10 апрельгә кадәр, 1300дән артык кеше катнашты. Алар эшкуарлык эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыруда, бизнес алып баруда һәм кулланучыларга карата компетентлыкны күрсәтергә тиеш иделәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар финалына Татарстан Республикасының 10нан артык районыннан 73 укучы узды.
Мамадыш муниципаль районының академик К. А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучысы Лиана Лукманова өченче урынны алды.
Җиңү белән котлыйбыз!