26нчы май – Россия эшмәкәрлеге көне Хөрмәтле эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес хезмәткәрләре!
Сезнең һөнәри бәйрәм – эшмәкәр хезмәтенә хөрмәт билгесе, аның җәмгыять алдындагы хезмәтләрен тану ул. Энергиягез, максатка омтылучанлыгыгыз, тәҗрибәгез һәм һөнәри осталыгыгыз, югары социаль активлыгыгыз район икътисадын күтәрүгә сизелерлек этәргеч бирә. Район җитәкчелеге сезнең яңа эш урыннары булдыру, җитештерүне һәм хезмәт күрсәтүне үстерү буенча хезмәтегезне югары бәяли. Районыбызда эшмәкәрлекнең елдан-ел киңрәк колач җәюенә һәм аңа күбрәк кешеләр тартылуына сөенәбез. Сез бик күпләргә иганәлек ярдәмнәре дә күрсәтәсез, шәһәребездә һәм авылларда мәдәни чаралар үткәрүгә булышасыз. Сезгә яңа идеяләр, рухи ныклык, планнарыгызның тормышка ашуын, ышанычлы партнерлар, үсеш телим.