Квалификацияле электрон имзаны куллану спектры киң: - ул барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла; - салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, салым декларацияләрен «Салым һәм бухгалтер хисаплылыгын электрон формада бирү»сервисы аша тапшырганда.
"Челтәр компаниясе" АҖ 22 февральдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча электр энергиясен бирү вакытлыча туктатылып торырга мөмкинлеге турында хәбәр итә: Татарстан Республикасы, Мамадыш районы, Малмыжка авылы, Җиңүнең 50 еллыгы ур., Зеленая, Мәскәү, Беренче, Радужная ур.
2022 елның ,22 феврал е 18 сәг. кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 22 февралендә иртән һәм көндез урыны белән көньяктан, көньяк - көнбатыштан исүче тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җил, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган бура көтелә, юлларда бозлавык, кар көртләре.
"Челтәр компаниясе" АҖ электр энергиясен бирү туктатылып торырга мөмкин дип хәбәр итә
Мамадыш - Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнашучы җиде шәһәрнең берсе. Монда, конкурста катнашып җиңү яулаган очтакта, безнең шәһәребездә төзеләчәк "Экстремаль һәм кышкы спорт төрләре" паркы катнаша, ул Мамадыш шәһәренең Чугунка күленә алып баручы Карьер урамы буенча урнашкан.
Игътибар! 2022 елның 18 феврале 8.00 сәгатьтән Соколка-Яңа Закамский поселогы кичүе ябыла.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 февраль кичендә, 2022 елның 19 февралендә төнлә һәм көндез 19 февралендә көндез түбәндәге һава торышы көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк көчле буран;
көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә җил.;
юлларда бозлавык;
- юлларда кар көртләре, кар боткасы, бозлавык;
- көндез көчле, юеш кар.
Юлларда сак булыгыз, бик кирәк булмаганда ерак юлга чыгарга тырышмагыз!
2022 елның 17 февралендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм РФ Дәүләт Советы комиссиясенең «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге»юнәлеше буенча уртак утырышын үткәрде.
Бүген хакимият бинасында “Мамадыш урманчылыгы” ТР ДКУ, «Кама урманчылыгы» ТР ДКУ, «Мамадыш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 2021 елда эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында утырыш узды. Анда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Игорь Паньшин шәхси кабул итү барышында Татарстан, Марий Эл һәм Түбән Новгород өлкәсе халкының мөрәҗәгатьләрен карады.