2022 елның 17 февралендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм РФ Дәүләт Советы комиссиясенең «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге»юнәлеше буенча уртак утырышын үткәрде.
Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.
Чара барышында 2021 елга йомгак ясалды һәм төзелеш тармагы һәм ТКХ үсешенең 2035 елга кадәр фаразлап яңа стратегик бурычлары куелды, 2030 елга кадәр РФ төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясенең төп нигезләмәләре һәм бурычлары тикшерелде.
Марат Хөснуллин төп казанышлар арасында 92,6 млн.кв. м торак тапшыруны билгеләп үтте, бу ил өчен абсолют рекорд булып тора; 10 млн. кеше яки 4,2 млн гаилә торак шартлары яхшыртылган, бу планнан 20% ка артып китә. «Бу безнең уртак эшебезнең күрсәткече. Субъект җитәкчеләренә системалы һәм җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерәм", - диде Марат Хөснуллин. Торак төзелешендә иң зур уңышларга ирешкән төбәкләр арасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары «лидерлар унлыгы» н атады, алар арасында Татарстан Республикасы да бар.
РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, торак белән тәэмин итү – РФ Президенты Владимир Путин куйган иң мөһим бурычларның берсе, «закон чыгару карарларын кабул итү тизлеге һәм РФ Хөкүмәте белән Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык буенча комитетының моңарчы күрелмәгән уртак эше төзелеш темпларын арттырырга һәм инвестицион циклны өчтән бер өлешкә киметергә мөмкинлек бирде», - диде Игорь Левитин.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 2021 елгы җитди каршылыкларга карамастан, уртак көч белән яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән, тулаем алганда, илкүләм проектларның барлык план күрсәткечләренә ирешелгән. Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны киметү буенча чаралар планы эшләнде.
Тулаем алганда, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, 656,91 мең кв.м. аварияле торакта яшәүче 42,28 мең кеше күчерелгән.
Округның барлык төбәкләрендә «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»Федераль проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар тормышка ашырыла. 2021 елда барлыгы 3 532 объект төзекләндерелгән, шул исәптән 1 074 җәмәгать һәм 2 458 ишегалды территориясе. Әлеге федераль программа кысаларында округ төбәкләрендә шулай ук 2020-2021 елларда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче 69 проект гамәлгә ашырыла. 2021 ел нәтиҗәләре буенча 2020 ел җиңүчеләре булган барлык проектлар да тормышка ашырылды; хәзерге вакытта 2021 елда җиңүчеләр булган проектлар тормышка ашырыла.
2021 - 2036 елларда Идел буе федераль округы территориясендә инфраструктура бюджет кредитларын кулланып 13 төбәктә 37 инфраструктура проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, округ регионнарына бирелә торган кредитлар күләме 172,9 млрд. сум тәшкил итә.