Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Игорь Паньшин шәхси кабул итү барышында Татарстан, Марий Эл һәм Түбән Новгород өлкәсе халкының мөрәҗәгатьләрен карады

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Игорь Паньшин шәхси кабул итү барышында Татарстан, Марий Эл һәм Түбән Новгород өлкәсе халкының мөрәҗәгатьләрен карады.

2022 елның 16 февралендә Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин видеоконференцэлемтә режимында гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләр Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе халкыннан, шулай ук Татарстан Республикасының Столбище авылында яшәүчеләрдән килде.

Татарстан Республикасыннан чарада ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ТР Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков катнашты.

 

Татарстан Республикасында яшәүче кеше Россия Президентының кабул итү бүлмәсенә Лаеш муниципаль районының Столбище авылында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Тулы вәкаләтле вәкил урынбасарына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү өчен объект төзелешенә 52 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгәнлеген хәбәр иттеләр. Моннан тыш, подрядчы оешма билгеләнде. Вәкаләтле вәкил урынбасары Игорь Паньшин башкарма хакимият органнарына күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше турында доклад тапшырырга кушты; Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторга бу мәсьәләне контрольгә алырга һәм йөкләмәне үтәү нәтиҗәләре буенча хәбәр итәргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International