Бүген урманчылык һәм урман хуҗалыгының хезмәт коллективларының эш йомгаклары буенча киңәшмә узды

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасында “Мамадыш урманчылыгы” ТР ДКУ, «Кама урманчылыгы» ТР ДКУ, «Мамадыш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 2021 елда эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында утырыш узды. Анда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Шулай ук район башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп нотыклар белән «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фаил Хәлиуллин һәм «Кама урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов чыгыш ясады. Алар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында җентекләп сөйләделәр.

Урман тармагы хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе алдынгыларны  бүләкләү тантанасы  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International