филиал объектында планлы эшләр үткәрү турында
Коррупциягә каршы тору һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү мәнфәгатьләрендә Россия Федерациясе Җинаять кодексы коррупция төшенчәсе белән колачланган берничә җинаять кылган өчен җаваплылык билгели.
Волонтерлар белән бер сызыкта. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вадим Никитин шәһәрнең гуманитар үзәгенә килде. Үзктән якындагы көннәрдә хәрби хезмәткәрләр, госпиталь пациентлары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, гражданнар өчен 5 тоннадан артык йөк китәчәк.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов РФ Дәүләт Думасына күчү сәбәпле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Дәүләт Думасына күчүгә бәйле рәвештә, район башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Әлеге вакыйга районның 31нче чираттан тыш сессиясендә булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Депутатлар Ивановның отставкасын бертавыштан хуплады.
2024 елның 31 маенда 9:00 сәгатьтә Мамадыш муниципаль районы Советының утыз беренче чираттан тыш утырышы узачак
25 майга һава торышы
2024 елның 27 маенда 9.00 сәгатьтә дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының утызынчы утырышы була. Үткәрү урыны: Мамадыш шәһәре, М..Җәлил, 23/33 нче йорт, Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залы.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе 2024 елның 24 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта -5˚ кадәр салкын көтелү турында хәбәр итә.
Үткәрү вакыты: 24 май, 10.00сәг.- 12.00 сәг.
26 майга туры килә торган Россия эшкуарлыгы көне алдыннан Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә милек хокукларын теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.
Гаилә елында Мамадыш урамын экзотик ромашкалар - газанияләр бизәячәк.«Мамадыш ЖКУ» хезмәткәрләре чәчәк түтәлләренә һәм һәркем өчен гадәти булган петунья, бәрхет гөле, сальвия, кебек чәчәчкләрне күчереп утыртырга өлгерделәр дә инде. Беренче тапкыр урам бизәлеше өчен алиссум кулланылачак. Гомумән алганда, сүз 3 меңнән артык чәчәк турында бара.Бу узган еллардагы кебек. Ә менә чәчәк локацияләре Совет урамында һәм Ушма елгасы аша күпер өстенә эленгән кашпо хисабына өстәләчәк.