«Алабуга-skills»һөнәри осталыкның тармак республика конкурсы

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

2026 елның 2-7 февралендә Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә «Алабуга-skills» һөнәри осталыкның тармак республика конкурсы (алда – Конкурс) старт ала. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан хупланды, югары социаль әһәмияткә ия һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерүгә һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

2025 елда Конкурс 23 номинация буенча үткәрелде һәм үз эшенең 400дән артык белгечен, 133 предприятиене, Татарстан Республикасының 21 районын һәм Россия Федерациясенең 5 төбәген берләштерде. 2026 елда Конкурс 25 номинация буенча узачак (исемлек кушымтада бирелә). Конкурсның финалы җиңүчеләрне бүләкләүне, концерт программасын күздә тоткан тантаналы чара булачак. Катнашуга гаризалар 2026 елның 29 гыйнварына кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: konkursalabuga@mail.ru контакт телефоны: 8 (85557) 4-48-95, 4-48-97, 4-48-98.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә Алабуга муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International