Мамадыш шәһәренең үзәк мәйданында Иске Яңа елны бәйрәм иттеләр.

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Чыршы янына шәһәр халкы һәм кунаклары җыелды. Котлау сүзе белән катнашучыларга шәһәр башлыгы урынбасары Олег Рылов мөрәҗәгать итте. Ул һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде, җәмгыятьтә бердәмлек һәм үзара ихтирамның мөһимлеген ассызыклады.

Бәйрәм кунаклары өчен мәдәният бүлеге тарафыннан җирле артистлар катнашында кызыклы бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Шулай ук шәһәр оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында Яңа ел бизәлеше буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды һәм хезмәт коллективлары арасында шәһәр Спартакиадасына йомгак ясалды.

#ЗИМАВТАТАРСТАНДА

#АЙДАГУЛЯТЬ

#КЫШТАТАРСТАНДА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International