Асрамага...әби алган.

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Мария Никаноровна Җөри авылында ишле гаиләдә туган. Хәзер инде аңа 87 яшь. Сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше ул – тыл ветераны. Бик яшь булуына карамастан, колхоз кырларында да эшләгән, урман да кискән. Пакшин авылына, хатыны вафат булып, өч кызы белән тол калган иргә кияүгә чыккан. Мамадышта яшәгәннәр. Мария икмәк-азык комбинатында ипи пешерүче булып эшләгән. Ире вафат инде. Үги кызлары үз тормышлары белән яшиләр, аларның үз мәшәкатьләре. Узган ел алар инде олыгайган, даими игътибар һәм караучы кирәк булган Мария Никаноровнаны картлар йортына тапшырырга теләүләре турында район социаль яклау бүле- генә гариза язалар. Көзге айларның берсендә шунда ук Көек-Ерыкса авылында яшәүче Гөлсинә Хәсәнова да кергән, үзенең тәрбиягә берәр әби алырга теләвен җиткергән. Мондый очракта кирәк булган документларны да җыеп тапшырган. Минем бик якын дустым Фатыйма апа Талипова бар иде. Картлар йортыннан әбиләр алып кайтып тәр- бияләде. Фәйрүзә әби анда дүрт ел яшәде. Ул вафат булгач, сеңлесе: “Фатыйма, авылның сазы да якын миңа. Мине монда калдырма“, – дигән. Аны алып кайтты. Шүләңгердән Сания исемле әбине, Пойкинодан Анастасияне тәрбияләде. Барысын да хөрмәт белән соңгы юлга озатты. Фатыйма апа белән бик якын аралашып яшәдек, дуслар идек. Кызганычка каршы, ул 51 яшендә вафат булды. Минем дә Фатыйма апа үрнәгендә әбиләр алып тәрбиялисем, савап та эшлисем килде. Үземә иптәш тә булырлар, дидем, – ди Гөлсинә. Үз әтисе Илсур да вафат булган инде. Әнисе Яңа Комазанда гомер кичерә. Кызының бу теләген әнисе дә хуплаган. Район социаль яклау идарәсенә үги кызларыннан Мария Мальцеваны картлар йортына урнаштыруларын үтенеп гариза кергәч, аны октябрь ахырларында Гөлсинә Хәсәновага алып киләләр. Хәзер инде ул үзе дә ялгыз яши бит. Кызы Гөлинә Яр Чаллы шәһәрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Бүген булмаса, иртәгә кияүгә чыгып, үз тормышы белән яши башлаячак. Улы Ильяс Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала. Мария Никаноровнаны аерым бүлмәгә урнаштыралар. Хуҗабикә белән дә, аның балалары белән дә уртак телне тиз таба әби. Җор тел- ле дә булып чыга ул. Йортка өстәмә ямь кереп киткәндәй була. Әби үзенең бала чакларын, яшьлек елларын, узган гомерендәге вакыйгаларны сөйли. Хәтере яхшы әле. Өй эчендә әкрен генә кыштырдап йөри ул. Асрамага балалар, әбиләр һәм бабайлар алу өчен иге- лек эшләргә омтылып торган олы йөрәк кирәктер. Ят кешегә үз гаиләң әгъзасына караган кебек карарга, аны күңелең белән якын итәргә кирәк бит. Гөлсинә үзе дә тормыш авырлыкларын аз кичермәгән. Дүрт ел фермада сыер саугач, авырып китә, группа бирәләр. Узган гасырның туксанынчы еллары башында Таҗикстанда хезмәт иткән энесе Илшат һәлак була. Анда ул елларда Әфганстан белән чик буйларында чын сугышлар булып алган иде. Әлеге вакыйга да аның йөрәгенә ярасын салган. Якын дусты Фатыйма Талипова үрнәгендә тәрби- ягә әби алуы аның олы җанлы, миһербанлы, киң күңелле хатын булуы турында сөйли. Россия Хөкүмәте быелның гыйнварыннан тәрбиягә өлкән яшьтәге ялгыз әбиләрне һәм бабайларны бирү буенча яңа программа гамәлгә кертте. “Мамадыштан башка районнардагы интернатларга чиратта торучы әбиләрне һәм бабайларны тәрбиягә алырга була. Караучыга пен- сияләренең 70 проценты түләнә, калган 30 проценты пенсионерларның кулларына бирелә. Моннан тыш, дәүләт тә өстәмә акча түли. Пенсионерның инвалидлыгы да исәпкә алына“,–ди “Кайгырту“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Гөлнара Давыдова. Социаль хезмәткәрләр ай саен Гөлсинә Хәсәновага барып, Мария Мальцеваның хәлен белеп кайталар. Районыбызда опекага һәм гаиләгә бала алучылар шактый инде. Әбиләр белән бабайларны гаиләләренә сыендыручылар да артыр, дип уйлыйм. Моның савабы да бар бит әле. Ә изгелек җирдә ятмый. Ул үзебезгә кире әйләнеп кайта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International