Язгы ташу чорында халыкка белешмәлек
Кар күп һәм тиз эрегәндә, кайбер участокларга һәм, беренче чиратта, үзәнлекләрдә урнашкан шәхси йортларга су басу куркынычы яный.
Мөлкәтнең югалуын һәм бозылуын кисәтү, бәхетсезлек очракларына юл куймау максатында халыкка түбәндәге чараларны күрергә кирәк::
- Метеорология үткәргечләрен һәм сулыклардагы су тигезлеген игътибар белән күзәтергә.
- Яшәгән районда су басу чикләрен төгәлләштерергә.
- Йорт яны территориясен кардан, чүп-чардан чистартырга.
- Йорт «Зур җирдән" аерылган очракта иң кирәкле әйберләрне җыеп куярга, әзер булып торырга.
- Өй әйберләрен, баздан һәм подваллардан азык-төлекне мөмкин булганча югарырак күтәрергә, чормаларга һәм башка калку урыннарга күчерергә.
- Бензин, керосин һәм башка янучан сыеклыклар салынган савытларны, аудару яки кысу мөмкинлеген булдырмыйча, яхшы итеп ябарга.
- Өлкән яшьтәге кешеләрне, авыруларны, балаларны ташу вакытында куркынычсыз урыннарга чыгарып кую яхшырак.
- Су суырткыч чаралар: көнкүреш электр насослары (мөмкин булганча), чиләкләр, көрәкләр һ. б.алдан карап куярга.
Балаларны елгага өлкәннәр күзәтүеннән башка кертмәгез, бигрәк тә бозлавык вакытында, елга яки күлне ачканда боз өстендә булу куркынычы турында кисәтегез. Балаларга язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгез, аларга су янында уйнарга рөхсәт итмәгез. Боз, салкын су, тиз агым фаҗигале нәтиҗәләргә китерегә мөмкин.