Бүген «Азык-төлек программасы АПК» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасының традицион смотр-парады узды. Инде күркәм традициягә әверелгән бу чара язгы кыр эшләренә әзерләнүче механизаторларны бергә җыйды.
Техниканың һәр берәмлеге җентекле сезон алды тикшерүен узды.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин аграрийларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул кыр хезмәтчәннәренә чәчү кампаниясендә уңышлар, уңай һава торышы, шулай ук техникага сакчыл караш һәм куркынычсызлыкны төгәл үтәүләрен теләде.
Сезонга саннар һәм планнар:
- Быел чәчүлек җирләренең гомуми мәйданы 76 мең гектар тәшкил итәчәк.
- Кырларга 300 берәмлектән артык техника чыгачак.
- «Азык-төлек программасы АПК» ҖЧҖнән 180 машина эшләячәк.
Хәзер оптималь һава шартларын гына көтәргә кала. Сүз уңаеннан, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны киләсе атнадан башларга планлаштыралар.
Чәчү кампаниясенә апрельнең өченче декадасында актив старт бирелер дип көтелә.