ТАБИГАТЬ ТӘ БАЛАЛАР ЯКЛЫ.

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көнендә “Яшьлек“ скверы, Җиңү паркы, Нократ яр буе, “Олимп“ спорт комплексы иртәдән шат авазларга күмелде.

 Һәркем төрле ярышларда, уеннарда катнашты; өлгерләр, җитезләр һәм бар яктан да осталар бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәмгә килгән берәү дә аннан күңел төшенкелеге белән кайтып китмәгәндер. Оештыручылар, балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтә алсын өчен, бәйгеләр- нең төрлеләрен уйлап тапканнар иде. Мәктәпләр яннарында эшли башлаган көндезге сәламәтләндерү лагерьларында да күңелле чаралар әзерләнгән. Табигать-ана да өйлә туры җиткәнче, бәйге-конкурслар тәмамланганчы, балалар рәхәтләнеп күңел ачсыннар, ярышсыннар, дип, күк йөзен авыр яңгыр болытлары белән капламыйча торды. Иртәнге бәйрәм ча- ралары төгәлләнгәч кенә чиләкләп яңгыр коярга кереште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International