Чәршәмбе көнне районыбызда Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин булып китте.

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне районыбызда Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин белән Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Ленар Габдурахманов булып киттеләр. Артем Валерьевич район полиция бүлегендә яңа гына начальник итеп билгеләнгән Леонид Усачевны коллективка тәкъдир итте. Ленар Ринатович үзенең визитын төбәгебездә юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле проблемаларга багышлады.

Узган ел республикада юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булган 15 баланың 7сенең гомере җәйге каникуллар вакытында өзелгән. Быелгы ел башыннан инде өч баланың гомере өзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International