“Бергә булдырабыз“ масштаблы республика проекты кысаларында 30нчы май көнне район мәдәният йортында “Өмет“ социаль приютының попечительлек советының киңәйтелгән утырышы булып узды.
Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков һәм район башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар. Социаль хезмәткәрләр һәм меценатлар белән берлектә алар узган ярты елда приютта балаларның яшәү шартларының ничек яхшыруы, аларга башкача да яшәргә мөмкин икәнлеге турында фикерләр алыштылар. Утырыш Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның тәбрикләү сүзләре белән башланды. Приютта тәрбияләнүчеләрне тормышка әзерләү турында аның директоры Айрат Мәүлиев сөйләде. Делегация башта “Өмет“ социаль приютында булды. Биредә тәрбяләнүче 27 балага вакытлыча яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган: алар биш мәртәбә ашатылалар, уңайлы йокы, уен бүлмәләре, өй эшләрен әзерләү өчен сыйныф бүлмәсе, актлар залы, хезмәт һәм процедура кабинетлары. Кул эшләнмәләре ясарга, яшелчәләр үстерергә яисә тәрбиячеләр ярдәмендә тәмле ашаулар әзерләргә, дисеңме, балалар боларның барысын да булдыралар. “Бергә булдырабыз“ масштаблы республика проекты, мәгълүм булганча, ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәтлек-Милосердие“ берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул җөмһүриятебездәге 18 приютта яшәү шартларын яхшыртуны гына түгел, балаларны йорт эшләрен алып барырга өйрәтүне һәм төрле һөнәрләр үзләштерүне дә максат итеп куя. Проектта өч төп юнәлеш бар: “Үзем булдырам“, “Мин спортны сайлыйм“ һәм “Кунак бүлмәсе“. Һәр бала үз куллары белән күп нәрсә ясый белергә, киләчәккә һөнәр сайларга әзер булырга, физкультура-спорт уеннары белән спорт залла- рында гына түгел, ә мах- сус җиһазландырылган спорт мәйданчыкларында шөгыльләнергә, тыныч шартларда ата-аналары, туганнары белән очрашы- рга тиешләр. “Өмет“тә әлеге өч юнәлештә дә эш киң җәелдерелгән. Башкарылган эшләре дә шактый, киләчәккә планнары да җитәрлек. Аларны тормышка ашыруда социаль яклау хезмәтләре, халыкның мәшгульлек үзәге, мәгариф бүлеге, районның җәмәгать оешмалары – Айрат Шакиров җитәкчелегендә- ге әтиләр советы, Рузалия Ибраһимова җитәкләгән мөселман хатын-кызларының “Ак калфак“ җәмгыяте ярдәм итәләр. Кунакларны каршы алганда балалар чын Сабантуй бәйрәме әзерләгәннәр иде. Димәк, беренче Сабантуйны приют уздырган булып чыга. Балалар аны сагынуларын яшермәделәр. Капчыклар киеп йөгерү, бау тартышу, кул көрәштерү... Биюләргә кунакларны да җәлеп иттеләр. Аларны төрле үләннәрдән кайнатылган чәй һәм үзләре пешергән ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм бәйрәм инде ул, көндәлек тормышка кайт- сак, биредә тәрбияләнүче балалар бакчасына йөрүчедән алып көллият студентларына кадәр монда вакытлыча гына икәнен истән чыгармыйк. Попечительлек советы утырышында да Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева муниципалитет хезмәтләрен куркыныч төркемдәге һәр бала һәм аның гаиләсе белән аерым эшләргә чакырды: нинди проблемалары бар, аларны ничек хәл итәргә була. Авыл җирлекләре башлыкларына ата-аналарның тормыш рәвешләрен үзгәртү өстендә күп эшләргә кирәк әле. Баланың янәдән “элеккеге мохиткә“ кайтуыннан ни мәгънә?