Балалар белән өлкәннәрне берләштерүче бу бәйрәм белән барлык райондашларыбызны да тәбрик итәм. Балалар, аларның тормышы, сәламәтлеге турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру – социаль сәясәтебезнең мөһим юнәлешләре. Районыбызның гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалары уңышлы тормышка ашырыла. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, мавыктыргыч шөгыль тапсын өчен бүген күп мөмкинлекләр тудырылган. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим!
А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе