Соңгы солдат җирләнмичә, сугыш бетми.

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Конституциясе, күп милләтле республика халкының иреген белдереп, “дәүләт һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне чишүдә көчләү һәм сугышларны кире кага. Татарстан Республикасында сугышны пропагандалау тыела.“ (15нче маддә. 1нче бүлек. Конституцион җәмгыять нигезләре). “Память“ эзләү отряды үзенең патриотик эшләрен, төп идеядән чыгып башкара: Бөек Ватан сугышы тарихта калды, тик аны тарихтан сызып атып булмый. Киләчәктә андый вәхшилек яңадан кабатланмасын өчен барысын да хәтердә тотарга кирәк.

Күптән түгел политехник көллияттә символик юбилей датасына – уку эшләре буенча директор урынбасары Вера Фәйзриева җитәкләгән “Память“ эзләү отрядының биш еллыгына багышланган чара узды. Анда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова, сугышчы-интернационалистлар оешмасы рәисе Николай Иванов, Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугышлар ветераннары катнашты. “Соңгы солдат җирләнмичә, сугыш бетми“. Әлеге фраза- ны бөек рус полководецы Александр Суворов әйткән. Кешеләрнең сугышларның ахырын тизрәк якынайтырга теләүләре һәрчак мөһим. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы 27 Төп канун Соңгы солдат җирләнмичә, сугыш бетми миллион кешесен югалткан. Актив эзләнү эшләре вакытында 250 мең сугышчының җәсәде табылган һәм аларны кадерләп күмү оештырылган. Россия Генштабы мәгълүматларына караганда, 4,5 миллион хәрби хәбәрсез югалган санала. Бүген аларны актив эзләү бара. “Вахта памяти“ Бөтенроссия акциясе кысаларында безнең эзтабарлар быел дүртенче тапкыр Ленинград өлкәсендә эшләделәр. Алар һәлак булучыларның калдыкларын ватаннарына алып кайта алмасалар да, тиешенчә күмүне оештыруны үзләренең бурычлары, дип саныйлар. –Быел безнең отряд тара- фыннан, карандаш белән язылган “20“ саны ачык күренгән запискалы янчык табылды, тик язуларны та- нып булмады. Ямал эзләү отряды соравы буенча, безнең Руслан, Вадим һәм Алмаз инеш янындагы урынны табарга булыштылар. Аның төбеннән 33 сугышчы, гранат, ППШ дискы, пуля тишкән термос, 50 мм һәм 120 мм калибрлы миналар табылды. Сугышчыларны шунда бастырып атканнардыр, дип фаразладык,–ди Вера Владимировна. Агымдагы елның июнен- дә Булат Садыйков, Денис Сергин һәм Руслан Иванов армия сафларына чакырылачаклар. Отряд эзләүчесе Рөстәм Рязанов хәзерге вакытта армиядә хезмәт итә. Аның кайтуын түзем- сезлек белән көтәләр. Вера Фәйзриева үзе дә шулай ди: “Тыныч һәм күзгә күренмичә генә башланган эзләү хәрәкәте елдан-ел үсеш ала. Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. Егетләр аларның ярдәмнәре ни дәрәҗәдә кирәк икәнен үзләре дә күрәләр.“ Ветераннар да үзләренең тормыш мисалларында шуны ук ассызыклый. Мама- дышта яшәүче Галина Клинова: “9нчы май алдыннан, әби һәм әнинең хыялын истә тотып, 73 елдан соң дәдәбез – Илья Григорьевич Смирновның каберен эзләп таптык. Өстән тау төшкәндәй булды. Хәзер аның кайда күмелгәнен беләбез, балалар, оныклар кая барасын беләләр. Без- нең эзләүче егетләребез бик изге, игелекле эш башкаралар.“ НИКОЛАЙ ИВАНОВ, сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе: –Минем әбием Карпат тауларында һәлак булган бабамны гомер буе көтте. Аның тәрәзә янында юлны күзәтеп басып торган сыны хәтеремә мәңгелеккә уелып калды... Иң соңгы солдатны җирләмичә, сугыш бетми, дигәннәре дөрес инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International