Районыбызда балаларга шөгыльләнер өчен нинди генә спорт төрләре юк. Алар арасында безнең өчен экзотик саналганнары да бар инде. Тхэквондо – шундыйларның берсе. Аның ватаны – Корея. Тәрҗемәсе “бернинди корал кулланмыйча аяклар һәм куллар белән ясалган адым“ кебегрәк яңгырый. Бу төрдә аякларга өстенлек бирелә. Тагын шунысы бар, көнчыгыш сугыш төрләренең нигезендә тирән фәлсәфә дә ята. Остазлар шәкертләренә әнә шуны сеңдерүне зур бурыч итеп саныйлар. Гомумән, спортның сугышчан төрләре барысы да һөҗүм итү өчен түгел, ә саклану өчен барлыкка килгәннәр. Кызганычка каршы, арада кул-аякларын эшкә җигүче “ахмаклар“ да очрый. Бүгенге көндә шәһәребездә тхэк- вондо белән шөгыльләнүче кырыкка якын малайлар һәм кызлар арасында андыйлар очрамас, дип уйлыйм. Тормышыбызга берәр яңалык килеп керсә, аның белән кызыксынучылар би- хисап була. 2015нче елның азагында шәһәрдәге 2нче санлы лицей базасында спортның әлеге төре бу- Тхэквондо – тормыш фәлсәфәсе дә ул енча түгәрәк ачылгач, аңа йөрергә теләүчеләр саны шактыйга җыела. Яр Чаллыдагы “Дельта“ спортның функциональ һәм кара-кар- шы сугыш төрләренең төбәк иҗтимагый оешмасы филиалы буларак эшли башлый ул. Безнең балалар белән кара билбауга ия Егор По- мендеев шөгыльләнә. –Спортның бу төре зур тү- землелек, ихтыяр көче, физик әзерлек, аек кыл, авыр- лыкларга түзүне таләп итә. Аларны җиңә алмаганнар түгәрәктән китәргә мәҗбүр булдылар. Елдан артык кына эшләвебезгә кара- мастан, кайбер уңышларыбыз да бар инде. Татарстан буенча ярыш-бәйгеләрдә катнашып, дүрт шәкертем кроссфит (берничә төрне үз эченә алган физик күптөр- лелек) буенча призлы урын- нар алдылар. Павел Костин, Артем Горшунов өметле спортчылардан саналалар, – ди остаз. Узган уку елындагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау максатында, якшәмбе көнне “Олимп“ балалар-спорт мәк- тәбендә 24 бала аттестация узды. Моның өчен аларга теоретик белемнәр, гому- мифизик әзерлек, спарринг, төрле күнегүләр һәм баш- ка биремнәр буенча үзгә бер имтихан тапшырырга туры килде. Чара башла- ныр алдыннан, Яр Чаллыдан “Дельта“да шөгыльләнүче берничә малай килеп, күрсәтмә чыгыш ясадылар. Оешма җитәкчесе Дамир Хөснетдинов әйтүенчә, алар агымдагы елда сизелерлек уңышларга ирешкәннәр. Ка- захстанда команда белән чыгыш ясап, өченче урынны һәм киләсе елда Монголи- ядә узачак Азия беренчеле- ге һәм чемпионатында кат- нашу хокукын яулаганнар. Кунакларның инде шактый тәҗрибә туплаганлыклары алар күрсәткән алымнарда ачык күренде. Безнең ос- таз Егор да үзенең осталыгын өсте янып торган өч рәт блокларны терсәге белән ватып күрсәтте. Аның шәкертләренә килгәндә, аттестациядә катнашкан төрле яшьтәге 24 кыз һәм малай- ның алтысы бу көнне яшел билбауга лаек булды. Калганнары – сары төслесенә. Ә инде кара билбауга кадәр аларга тагын зәңгәр, кызыл төсләрне узарга кирәк. Шунысын истән чыгармыйк, тхэквондоның югары ба- скычына күтәрелү өчен бик күп тырышырга кирәк әле. Кара төскә ия булган кеше бу төрнең техникасын гына камилләштереп калмаган, ә югары әхлакка, культурага ирешкән, дип санала. Аттестациягә балаларның ата-аналары да килгән иде. Игорь Беленковның кызы Дарина, Гөлчәчәк Мальцеваның улы Денис быел икенче сыйныфны тәмамладылар. Алар балалары- ның бу түгәрәккә бик теләп йөрүләрен ассызыклап үттеләр. Денис февраль аеннан гына шөгыльләнә башлаган әле. Дарина шул ук вакытта ирекле көрәшкә йөрергә дә вакыт таба.