Сораучысы сораса.

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчеләр белән уздырыла торган чираттагы иртәнге планеркада җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү мәсьәләсен янәдән күтәрде. “Соңгы араларда “Халык почтасы“нда хатлар азайды. Быел нибары 7 хат килде. Авыллар никтер бөтенләй язмый башлады. “Халык почтасы“ның район җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтә, сорауларга җавап алу һәм проблемаларны иң тиз чишү юлы икәнен халыкка аңлатуны дәвам итәргә, сорауларны үзвакытында һәм сыйфатлы карау буенча максатчан эш алып баруны туктатмаска кирәк“, – дип ассызыклады ул.

Гражданнарның гозерләрен тагын да тизрәк хәл итү өчен район башлыгы, Совет һәм башкарма комитетның җаваплы җитәкчеләре, атна саен билгеле көннәрдә шәхси кабул итүләр алып баралар. Район башлыгы үзенең урынбасарлары, Башкарма комитет бүлекләре началь- никлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, белгечләр, иҗтимагый совет вәкилләре белән киңәш- мәләр үткәреп тора. Мамадыш муниципаль районының рәсми сайтында бар- лык контактлар, кабул итү көнсәгатьләре, еш бирелә торган сорауларга тәфсилле җаваплар, тулы анализ белән эш барышы яктыртыла, алар белән һәркем ачыктан-ачык таныша, үзен бор- чыган теләсә нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итә ала. Анализлардан күренгәнчә, соңгы елларда интернет аша мөрәҗәгать итүчеләр күбәя, шул сәбәпле шәхси кабул итүгә килүчеләр саны әзәя. Күпләрне кызыксындырган сораулар буенча районыбызда төрле очрашулар еш уздырылып тора. “Нократ“ газетасында махсус рубри- када аңлатмалар, сорауларга җаваплар урнаштырылып килә, алар алга таба да басылачак. Халык мөрәҗәгатьләре, нигездә, законда күрсәтелгән тиешле срокларда карала. Кызганычка каршы, вакыт һәм бик күп финанс чыгымнары сорый торганнары да бар. Алары да һәрчак игътибар үзәгендә тора. “Халык почтасы“нда гозерләре үтәлүчеләрнең яңадан рәхмәт әйтеп язган хатларны күрү–тагын да сөенечле хәл. ХАЛЫК НИ ТУРЫНДА ЯЗА, НӘРСӘ СОРЫЙ СОҢ? Анализдан күренгәнчә, мөрәҗәгатьләрдә нигездә социаль-икътисадый про- блемалар күтәрелә, тематика үзгәрми. Мәсәлән, узган елгы сорауларга күз салсак: -торак белән тәэмин итү (18%); инвалидлары, ин- валид балалары булган, күп балалы, авылларда яшәүче гаиләләр максатчан программаларны тормышка ашыру, финанслау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иткән; аларга әлеге программаларда катнашу тәртибе, шартлары аңлатыла; -гражданнарны социаль яклау һәм тәэмин итүгә кагылышлылары - 13%. Аз тәэмин ителгән гаиләләр матди ярдәм күрсәтү турында сорый. Авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга компенсация, пособиеләр түләү, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне караучы комиссия карары нигезендә җирле бюджеттан матди ярдәм бүлеп бирелә; -төзекләндерү, торак-ком- муналь идарә, юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү, урамнарны кардан чистарту турындагылары – 27,7 %. Хәзерге вакытта районда суүткәргечләрне реконструкцияләү һәм яңа- дан сузу проект-смета документациясен эшләү һәм ул объектларны республика һәм федераль программаларга кертү исәбенә генә башкарыла; –җир мәсьәләсе дә актуаль – 5,5%. Болары комиссия белән, яки урыннарга чыгып хәл ителә. Мамадышлыларның юга- ры органнарга мөрәҗәгать итүен беркем дә тыймый. Тик мәсьәләне барыбер башта урында чишәргә омтылу мәслихәт. “Ишек төбендә барда, түргә узма“, –диләр бит. Хат, кая гына юлланса да, барыбер үзебезнең җирлеккә, җитәкчеләребезгә әйләнеп кайта. Чөнки мәсьәләне конкрет хәл итүчеләр, ихтыяҗ-мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүчеләр, югарыга һәм түбәнгә җавап бирүчеләр дә – район җитәкчелеге. Ә безнең район башлыгы барлык мөрәҗәгатьләрне дә шәхсән контрольдә тота. Уч төбе хәтле ертык кәгазьгә сырланган аноним шикаятьләргә кадәр карала, алар буенча конкрет карарлар кабул ителә. Языгыз, мөрәҗәгать итегез, сорагыз...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International