Тәртипле һәм пөхтә бакча–һәр хуҗаныӊ горурлыгы.

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Тәртипле һәм пөхтә бакча–һәр хуҗаныӊ горурлыгы. Ә менә төрле эшләнмәләр аны ямьлерәк тә күрсәтә. Мисал өчен, гади генә покрышкадан күпме әйбер ясап була! Автомобиль резинасы барлык һава шартларына чыдам, түзем, анардан ясалган эшләнмәләр сезне, бигрәк тә, балаларны озак вакыт шатландырып торачак. Бары теләк, үткен пычак, перчаткалар, буяу, акшар кирәк. Эшне кәгазьдә эскиз ясап башлагыз. Контурларын покрышкага төшерегез. Һәм пычак белән формага китерегез. Буяганда буяуларныӊ төрле һәм ачык төстәгесен сайлагыз. Балаларга кечкенә комлыкны КамАЗ покрышкасыннан ясарга була. Таган да улыгыз яки кызыгыз күӊеленә хуш килер. Ѳстәвенә, ул агач яки тимер таганга караганда куркынычсызрак. Кояш, төрле мультфильм геройлары, гөл чүлмәге һ.б. бакчаны бизәп тора. Пластик шешәләрдән кояш нурлары, ромашка таҗлары, кыңгырау чәчәге; ә капкачларны диварларга ябыштырып төрле аппликацияләр ясап була. Яссы түгәрәк ташларны буягач, “камка тутай“ яки ташбака килеп чыга. Иске “лейка“ яки чиләк, хәтта резина итекләр гөл чүлмәге ролен үти ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International