Ә авылның бәхете – анда яшәүче кешеләрдә. Бу яктан, Норма авылын бәхетле җир, дип атап була, чөнки чын мәгънәсендә хезмәт сөюче, авылны яратучы, бердәм, тырыш кешеләр яши бездә. Кечкенә генә авыл булса да, заман җилләренә бирешмичә, үз йөзен, горефгадәтләрен югалтмыйча, саклап яши ул. Авылда тормыш итү авыр, күңелле яклары бө- тенләй юк диючеләрнең сүзләренә каршы җавап итеп, гөрләтеп яшәүче, башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләр бар бездә. Саный китсәң, аларны бик күп атарга булыр иде. Илшат һәм Фирдәүсә ФАТЫЙХОВлар, Илфир һәм Гөлчәчәк ГЫЙЗДӘТУЛЛИНнар, Фәнил һәм Зөлфия НАСЫЙБУЛЛИНнар, Илнур һәм Наилә ГАЗИЗОВлар гаиләләре – әнә шундыйлардан. Язмышларын туган авыллары белән бәйләп, төпләнеп калып, күпләрне көнләштерерлек итеп яшәүчеләр алар. Авылда малтуар асрап, җир эшкәртеп, тир түгү генә түгел, мәдәни тормышка да бик зур өлешләрен кертеп, авыл клубында узган барлык бәйрәмнәрне дә күңел- ле итеп оештырып, үткәреп җибәрәләр. Гап-гади авыл кешеләре димәссең, һәммәсендә бетмәс-төкәнмәс талант, осталык тупланган. Һәр көнне кич клубка җыелып, чараларга әзерләнүне бер дә авырлыкка санамыйча, авылдашларын, күрше-тирә авылларның халкын да үзләренең чыгышлары белән сөендерәләр. Аларның зур хезмәтләрен бәяләп, чыгышын күрергә дип, бәйрәм чараларына читтә яшәүче бик күп авылдашларыбыз да махсус кайта. Әле күптән түгел генә Норма артистлары Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” драма- сын сәхнәләштереп, иң беренче чиратта Норма клубы сәхнәсендә, аннан соң күрше Кече Кирмәндә, Шәмәк, Югары Ушма авылларында гастрольләрдә булып кайттылар. Кайда гына чыгыш ясасалар да, халык аларны алкышларга күмде. Әсәрнең темасы беркемне дә бита- раф калдырмады, чөнки спектакльдә авылны саклау темасы да, әти-әниләр, балалар темасы да бик ачык чагылдырылган иде. Залда утырган халык елады да, елмайды да, спектакльләрдән соң һәммәсе дә рәхмәт әйтеп, күңеле булып, өйләренә таралышты. Менә шулай, инде берничә ел рәттән, Норма артистлары авылдашларының, райондашларының күңелен күреп, аларны үзләренең иҗатлары белән сөендерә, бик күпләрне сокландыра. Сокланмаслыкмыни: кеч- кенә генә Нормада шундый оста, талантлы театр төркеме оештырырлык кешеләр яшәсен әле! Спектакльләргә декорацияләрне дә үз куллары белән ясыйлар, күрше авылларга барган чакта үзләренең җиңел машина- ларына төяп чыгып китәләр. Афәрин, авылдашларым! Алга таба да шулай гөрләтеп яшәгез!