Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман Татарстанда кара еланнар иң күп таралган районнар исемлегенә Мамадыш белән Балык Бистәсен дә керткән. Дөрестән дә, аларны бездә бөтен җирдә: болыннарда да, урманнарда да, ерганакларда да, хәтта, Мамадышның үзендә дә очратырга мөмкин. Пузанка тавында да, шәһәрнең кыргый Америка өрәңгеләре баскан тау битләрендә дә аларны күрүчеләр шактый.