Ел елга охшамый, дигән- нәре дөрес. Бигрәк тә соңгы елларда бөтенесе буталып бетте. Галимнәр җир кли- матының җылынуы турында сөйлиләр. Менә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тик- шеренү институты (ТатНИИСХ) директоры Марсель ТАҺИРОВ һәм әлеге ин- ститутның метеостанциясе җитәкчесе Олег ШАЙТАНОВның соңгы елларда алып барган күзәтүләре һәм тикшерүләре мәгълүматлары. Май-июнь айларындагы явымтөшемнәр күләме (ур- тача еллык – 106 мм): 2013нче елда – 30 мм, 2014нче елда – 46 мм, 2015нче елда – 82 мм, 2016нчы елда – 82 мм. Быел май аенда ук рай- оныбызда 51 миллиметр явым-төшем күзәтелде инде. Август-сентябрь айларында (уртача еллык 111 мм): 2013нче елда – 91 мм, 2014нче елда – 62 мм, Май салкын булса, игенгә туклык, чебенгә юклык 2015нче елда – 53 мм, 2016нчы елда – 53 мм. 10°C градустан югары бул- ган нәтиҗәле температура- лар суммасы (уртача еллык – 870°C): 2013нче елда – 1150°C, 2014нче елда – 1010°C, 2015нче елда – 970°C, 2016нчы елда – 1030°C. Халык сынамышлары февраль аенда суык һәм коры булса, августның кызу киләчәген әйтә; март аенда томаннар еш төшүе – җәйнең яңгырлы киләчәген искәртә. Быел февральнең икенче яртысыннан ук көн- нәр җылыта башлады. Март аенда да һава температурасы нормадагыдан хәтта 10 градуска югары булды. Ә менә май, көтмәгәндә, киресенчә салкын килде. Уртача тәүлеклек температура нормадыгыдан 5 градуска түбәнрәк тәшкил итте. Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тик- шеренү институтлары, бы- елның җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлыйлар. Илнең Европа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак та булырга мөмкин. Гидрометеорологлар июнь аенда Татарстан территориясендә һава җылылыгы белән дымлылык алдагы еллардан әллә ни аерылмаячак: уртача һава температура- сы 16,9 градуска җитәчәк, явым-төшемнәр күләме – 62 миллиметр булачак, диләр. Ә менә июль ае быел Татарстанда башка еллар- дан җылырак булачак, дип фаразлана. Июльдә уртача температура 19,1 градус, явым-төшем нормада – 64 миллиметр вәгъдә ителә. Августта исә һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын – 16,8 градус көтелә. Тик җәйнең соңгы ае корырак киләчәк, явым-төшем нормадан азрак булачак (55 миллиметр), дип фаразлый си- ноптиклар. Көзнең беренче ае сентябрьдә дә явым-тө- шем аз булачак (52 миллиметр), һаваның җылылыгы уртача 11 градусны тәшкил итәчәк. Гидрометеороло- глар күпьеллык күзәтүләргә таянып җәйге сезонга төзегән бу фаразларын 69-72 процент ихтималлык белән дөреслеккә туры килүенә басым ясый. Мәскәүнең Юрий ЛЕВАДА Аналитик үзәге быел яз үткәргән сораштыруларның нәтиҗәләренә караганда, Россиядә Гидрометеорология үзәге фаразларына ышанучылар бермә-бер арткан: 2013 елдагы 11 про- цент күрсәткеч 2016 елда (март) 18 процентка җиткән. Гомумән алганда, сорашты- руда катнашкан кешеләрнең – 57 проценты – берсүзсез булмаса да, барыбер синоптикларның фаразына колак салуын әйткән. Галимнәр төзелешләрне проектлаучыларга да узган гасырның 60нчы-90нчы елларындагы белешмә мә- гълүматларны кулланырга ярамаганлыгын, соңгы елларда баручы аномалияләр- не исәпкә алырга кирәклеген искәртәләр.
МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ