ТОЗЛЫ МӘГАРӘ – ГАЛОКАМЕРАГА КЕРҮ КҮРСӘТМӘЛӘРЕ Файдалы тозлы ионнарны сулау беркемгә дә комачау- ламый. Ә кемгәдер галока- мерадагы сеанслар чын котылу чарасына әверелергә мөмкин. Теләсә нинди процедура бүлмәләре шикелле, тозлы мәгарәгә керүнең үз күрсәтмәләре һәм тыюлары да бар. Галокамера түбәндә- ге очракларда билгеләнә: –тозлы мәгарәдәге процедуралар салкын тиюләрдән еш интегүчеләргә бик файдалы. Авыруның башлангыч этабында мәгарәгә керсәң, аның алга таба үсешен бете- рергә мөмкин; –галокамера аллергиядән интегүчеләргә һәм иммунитетлары нык булмаганнарга тәкъдим ителә; Спелеокамера ЛОР органнарга кагылышлы барлык авыруларны диярлек дәваларга мөмкин. Хәтта гайморитның авыр формаларыннан һәм аденоидлардан котылырга мөмкин; –тозлы мәгарәдәге проце- дуралар тире авырулы ке- шеләргә билгеләнә; –спелеокамера җитди авырулардан соң организмга хәл кертә, нерв системасын тынычландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Матдәләр алмашын нормага китерергә сәләтле булганга күрә, тозлы бүлмә процеду- ралары авырлыклары артык булган кешеләргә дә бил- геләнә. ТОЗЛЫ МӘГАРӘ НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ СОҢ? Бүлмәләрдәге иң төп компонент булып һавада таралучы тозлы аэрозольләр санала. Бүлмәнең ионлы составыбөтен организмның эшчән- легенә уңай йогынты ясый. Монда аллергеннар һәм зыян китерүче бактерияләр бөтенләй юк. Тоз кисәк- чекләре сулыш юлларын бронхларга кадәр чистарта. Тозлы бүлмәдә булу вакы- тында кеше организмында барлык алмашу процесслары яхшыра. Организмнан аңа зыян китерергә сәләтле агулы матдәләр чыга башлый. Заманча медицина, составында ионнар һәм на- трий хлориды булган тозлар организмга уңай йогынты ясый, дип исәпли. ГАЛОТЕРАПИЯнең төп казанышы – сулыш алу системасы органнарын чистарту. Тозлы бүлмәдә утыру күзәнәкләрнең файдалионнар белән баюына, ә бу үз чиратында, үпкәләрнең функциясе яхшыруга китерә. Сулыш юлларының микрофлорасы тузаннан һәм зыянлы бактерияләрдән чистара. ГАЛОТЕРАПИЯ сеансы дәвамында тозлы һава канны кислород белән баета, организмның инфекцияләр һәм вирусларга каршы торучанлыгын формалаштыра. Тозлы мәгарәләр төрле ЛОР органнары авырулары: гайморит, фарингит, бронхит вакытында аеруча файдалы. Тозлы мәгарәләр еш салкын тиеп авыручы баларга да уңай йогынты ясый. Алар балаларның һәм шулай ук зурларның иммун системасын ныгытырга сәләтле. Косметология өлкәсендәге проблемаларны хәл иткәндә дә ГАЛОТЕРАПИЯ хаклы рәвештә яхшы ысул дип исәпләнә. Тозлы процедуралар тән тиресен яңарта, аның сәламәтләнүенә һәм тукла- нуына ярдәм итә. Шулай ук авыр эш көненнән соң тозлы бүлмәдә сез ял итә аласыз. БИК ТИЗДӘН БУ СӘЛАМӘТЛЕК ХӘЗИНӘСЕ МАМАДЫШТА АЧЫЛАЧАК! 12 майда – ачык ишекләр көне!!! Таныштыру өчен бушлай сеансларга 4–01–09 те- лефоны буенча алдан язылубара. КИЛЕГЕЗ ҺӘМ БҮЛӘККӘ КИСЛОРОД КОКТЕЙЛЕНӘ ДӘ ИЯ БУЛЫРСЫЗ. НӘРСӘ УЛ КИСЛОРОД КОКТЕЙ- ЛЕ? Бу–кислород белән баетылган меңнәрчә куыкчы- клардан торган күбек. Әлеге продуктның төп компоненты булып махсус күбек хасил итүче катнашма тора. Кислород коктейленә тәм кертү өчен аны соклардан, морслардан, сироплардан әзерлиләр. Алар файдалы күбекне искиткеч тәм-томга әверелдерәләр. Кислород–яшәү өчен кирәкле иң әһәмиятле матдә. Аннан башка безнең организмның бер генә күзәнә- ге дә яши алмый һәм аның дефициты организмда җит- ди үзгәрешләр китереп чы- гара. Кислородлы коктейль (кислород белән баетылган күбек) куллану – организмның кислород статусын баету һәм аңа киң колачлы уңай тәэсир итүнең тиз һәм һәркемгә мөмкин булган ысулы. Барыгызны да 12 май көнне Мамадыш шәһәре, К.Маркс урамы, 14 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз. Ал- дан язылу өчен телефон: 4–01–09.