Әлеге сорау белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы РӘИС ГАСЫЙ МОВны таныштырдык. Һәм аңа газета укучыларыбызны кызыксындырган тагын берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Рәис Гаянович, “АПК «Нократ“ җәмгыяте сыерларны үз эшчеләренә генә сатамы? Әллә башка тармакларда эшләүчеләр дә мөрәҗәгать итә аламы? Бернинди дә чикләү юк. Теләгән бөтен кеше җәмгыятьнең бухгалтериясенә килсен. Бик күп кеше сыерлар сатып алып китте инде. Алар бөтенесе дә–мул сөтле, нәселле сыерлар. Тере авырлыгының килограммын 120 сумнан җибәрәләр. Килеп акчасын түли дә, Акман фермасыннан алып китә. Ул нәселле сыерларны сатып алучылар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча субсидия алырга өметләнә алалармы?
Министрлык программасы буенча, буаз тана яки бер тапкыр бозаулаган сыер сатып алганда, һәр баш өчен 15 мең сум субсидия бирелә. Моның үз шартлары бар. Акча банк аша күчерелергә, бер тапкыр бозаулаган сыер – 450, буаз тана 430 килограммнан ким булмаска тиеш. Бухгалтериягә килгәндә, документларны дөрес тутыру турында сөйләшергә онытмаска кирәк. Ике-өч-дүрт... тапкыр бозаулаган сыер сатып алган өчен субсидия бирелми. Өстәмә мәгълүматлар өчен, безнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 3-34-45 телефоны белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рәис Гаянович, хәзер халык тавык-чебеш ала торган вакыт та. Алар буенча да республика Авыл хуҗа- лыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус про- граммасы бар бит әле. –Дөрес. Татарстан Республикасындагы кошчылык фабрикаларыннан яки кошчылык хуҗалыкларыннан күркә, каз, үрдәк бәпкәләре, бройлер чебешләр сатып алганда, субсидиягә дәгъва кылырга мөмкин. Моның өчен, аларны сатып алганны раслаучы чек булырга тиеш. Базардан, авылга килеп сатучылар- дан алган чеклар ярамый. Алар Татарстанның кошчылык фабрикаларыннан һәм кошчылык хуҗалыкларыннан гына сатып алын- ган, бәпкәләр һәм бройлер чебиләр 30 көнгә кадәр булырга тиеш. Икенче шарты: 50 баштан 100 башка кадәр сатып алырга кирәк. Кимрәк булганда субсидия түләнми. 100 баштан арткан өлешенә дә килми. Бер каз һәм күркә бәпкәсенә – 100, үрдәк бәпкәсенә – 80, бройлер чебешкә 30 сум субсидия килә. Халык бу мәсьәләдә үзен кызыксындырган сораулар белән безнең идарәгә 3-34-63 телефоны белән мөрәҗәгать итә ала.
Әңгәмәдәш МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ