Май алдыннан тантаналы рәвештә Хезмәт Герое бүләген тапшыру тантанасы гадәттәгечә Кремльдә үтте. Миңтимер Шәймиев "Россиянең Хезмәт Герое" исемен дәүләт һәм халык алдындагы мөһим казанышлары өчен 25 апрельдә алды.
Владимир Путин Шәймиевнең һәм Россиянең үсешенә, һәм Татарстанның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы беренче Президентның зур казанышларыннан Зөя утра-шәһәрчеге һәм Болгардагы хезмәтләрен атады. Искәртеп үтик, Миңтимер Шәймиев - “ Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи һәйкәлләр республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың попечительләр советы рәисе.
"Россиянең Хезмәт Герое" исемен “Севмаш” оешмасы слесарь-монтажнигы Алексей Иванов, Краснодар хастаханәсе баш табибы Владимир Порханов, Якутия урманчысы Варвара Устинова, Мәскәү “Современник” театры сәнгать җитәкчесе Галина Волчек һәм Татарстанның экс-башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алды.