Мамадыш гармунчылары Башкортостаннан беренче дәрәҗә диплом белән кайттылар.

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Башкортостанның Яңавыл районында 25-26нчы майларда барган “Моңга бай гармун бәйрәме” республика бәйгесе быел ике йөздән артык гармунчыны җыйды. Анда Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Пермь өлкәсе, Ханты-Манси округыннан килгән гармунчылар һәм ансамбльләр катнашты. Татарстанны Кукмара һәм Мамадыш районнары тәкъдир итте. 

Мәйдан тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Ансамбльләр чыгышы аеруча матур иде, алар башкарган көйләр, җырлар күңелгә бик ятышлы булды. Берсеннән-берсе көчле, үзенчәлекле ансамбльләр арасында да ярыш кызу барды. Гала-концерт шәһәрнең үзәк мәйданында, шушы уен коралына куелган һәйкәл янында үтте. Анда Рөстәм Гыйниятов җитәкләгән Мамадыш гармунчылары ансамбле беренче дәрәҗә дипломга лаек дип табылды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International