Башкортостанның Яңавыл гармунчыларына тиңнәр юк районында 25-26нчы майларда барган Фатыйх Икъсанов исемендәге “Моңга бай гармун бәйрәме” республика бәйгесе быел ике йөздән артык гармунчыны җыйды.
Анда Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Пермь өлкәсе, Ханты-Манси округыннан килгән гармун- чылар һәм ансамбльләр катнашты. Татарстанны Кукмара һәм Мамадыш районнары тәкъдир итте. Мәйдан тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Берсеннән-берсе көчле, үзенчәлекле гар- мунчылар, ансамбльләр арасында ике көнлек ярыш кызу барды. Гала-концерт шәһәрнең үзәк мәйданын- да, шушы уен коралына куелган һәйкәл янында үтте. Анда Рөстәм Гыйниятов җитәкләгән Мамадыш гармунчылары ансамбле беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек дип табылды