Качмануга әзерлек 19нчы гыйнварда билгеләп узылачак Качману–христианнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе. Соңгы елларда ул бездә Нократ елгасында ясалган бәкедә, “Изге касә“дә, христиан дине тотучы авылларда да зурлап үткәрелә. Нократ өстендәге чаралар 19нчы гыйнварда көндезге сәгать 12дә башланса, “Изге касә“дә бер сәгатькә соңрак. Изге чишмәгә автобуслар кичкә чаклы йөриячәк.