ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КЫШ БАБАЙЛАР.

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

 “Урта Кирмән балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга үткән Яңа ел бәйрәмнәре бик истәлекле булды. Үзенчәлекле Кыш бабайлар аларны бүләкләргә күмде: авыл имамы Рафаил Гыйниятуллин инде күп еллар рәттән аларга үз күчтәнәчләрен китерә, вәгазь сөйли, балалар белән бергәләп күңел ача. Быел “Мелиорация“ ПМКсы җитәкчесе, депутатыбыз Ринат Мостафин да аларга үз бүләкләрен җибәрде,“ – ди бакча мөдире Гөлчәчәк Диярова. АТП җитәкчесе Фәрит Сибгатуллин район инвалидлар җәмгыятенең күренекле спортчыларын Яңа ел бәйрәмендә ел саен үзенчә тәбрикли: “Форсаж“ кафесында табын әзерләтеп, кунакка чакыра. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләү буенча адаптацияле тренер Вәсимә Имамова спортчылар белән шул мәҗлестә алдагы елга республика ярышларында җиңү яулауның “Наполеон“ планнарын кора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International